РӘШӘТКӘЛӘ’Ү ф. 1) Нәрсәне дә булса рәшәткә белән әйләндереп алу, берәр нәрсәгә рәшәткә тоту 2) Рәшәткә формасында ясау. Янындагы кыя башына йөз илле метр биеклегендә рәшәткәләп манара эшләнгән, ул манара җир астыннан Гаринның йокы бүлмәсенә килеп тоташкан. А.Толстой Рәшәткәләп алу Тиз арада яки тоташ, әйләндереп рәшәткәләү. Рәшәткәләп алыйк без, күрше, шушы кашлакны. Р.Фәизов. Иң тәүдә шифалы чишмәне матур итеп рәшәткәләп алалар, өстенә бизәкле чатыр корып җибәрәләр. Кызыл таң Рәшәткәләп бетерү Тулысынча рәшәткәләү Рәшәткәләп кую Алдан рәшәткәләү; рәшәткәләнгән итү. Артып калган такталары белән чишмәне дә рәшәткәләп куйды ул. А.Хәйретдинова Рәшәткәләп чыгу Бөтен тирә-ягын әйләндереп рәшәткәләү |