РӘШӘТКӘ и. рус 1) Тар такталардан яки металл планкалардан тезеп эшләнгән, гадәттә кеше керү-чыгуны булдырмау яки чикләү өчен куелган киртә. Абдулла, аның җилкәсенә менеп басып, куллары белән тәрәзә рәшәткәсенә тотынды да салкын ай нуры яктырткан ишегалдына карады. М.Галәү. Тутый исә, читлек рәшәткәләренә бәрелә-сугыла, чыркылдады да чыркылдады. Г.Гыйльманов

2) Такта яки металл таяклар белән берәр нәрсәне, урынны әйләндереп алган койма, киртә. Айдар, рәшәткә янына ук килеп, кара янып пешкән тагы бер чия өзеп авызына капты. Р.Мөхәммәдиев. Шулчак, бакча рәшәткәләренә сырышып диярлек, озын торыклы, салпы колаклы ала эт йөгереп үтте. Ф.Шәфигуллин

3) Каты ягулык янганда көле аска төшсен өчен куелган тимер челтәр. Самавыр рәшәткәсе. Мич рәшәткәсе

4) Тоташ эшләнгән агач койманың бер планкасы, бер тактасы. Аннан, [Мөхәммәтсапа бабай] купкан рәшәткәгә күрсәтеп, Айдарны үз янына чакырды. – Син аны, Айдар, әниең күрмәгәндә, менә шушы тишектән генә кер дә, уртасына утырып, [чияне] рәхәтләнеп аша моннан ары, яме! Р.Мөхәммәдиев

Рәшәткә артына утырту Төрмәгә утырту. Рәшәткә артына утыру Төрмәгә утыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә