РӘШӘЛӘНҮ ф. Һавада рәшә күренү. Алда хәзер – Түбән Сарыманның Рәшәләнгән бодай җирләре. Ш.Мөдәррис

Рәшәләнә төшү Тагы да рәшәләнү

Рәшәләнеп тору Әле, хәзер, күз алдында рәшәләнеп күренү. Рәшәләнеп торган тау битенә кадәр чаба-чаба да, туктап бераз уйланып торгач (ни уйлый микән ул?), кинәт борылып, минем яныма юнәлә. Р.Бәшәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә