РӘШӘ и. 1) Эссе көндә җирдән күтәрелгән җылы пар; төтен сыман аксыл пар, томан. Урамда кояш нурларыннан күзләр чагыла, тирә-юнь рәшә дулкынында тирбәлә иде. Р.Вәлиев. Кызудан көне буе һавада зәңгәрсу рәшә уйнаган кебек иде. В.Гали

2) Атмосфера катлауларының төрле дәрәҗәдә җылынулары нәтиҗәсендә ачык һәм тын һавада була торган оптик күренеш; бу вакытта горизонт артындагы күренми торган әйберләр һавада чагылып күренәләр; мираж. Ул ниндидер далага эләккән, эссе, җил дә исми, эчәсе килә, каяндыр су тавышы ишетелә, ләкин ул барып җитә алмый, рәшә күрә. Сөембикә

3) күч. Чынбарлыкка туры килмәгән әйбер. Мин дәшми калам: хатын-кыз белән сугышкан, бәхәсләшкән кешенең җиңеп чыкканын әлегә күргәнем-ишеткәнем юк. Болай да вакланып беттек инде социалистик җәмгыять дигән бу рәшәдә. М.Мәһдиев

Рәшә уйнау Җир өстендәге һава дулкынланып, селкенеп торган кебек күренү. Күк читендә рәшә уйный. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә