РӘХМӘТЛЕ с. 1) Рәхмәт хисе белдергән, миннәтдар. --- рәхмәтле сүзләр белән безнең балачак һәм яшьлек елларында бригадир булып эшләгән Назыйф Гомәровны искә алдык. Кызыл таң 2) Рәхимле. Бу инде Ходайның рәхмәтле мизгеледер сыман иде. Ф.Яхин. Ниһаять, бер рәхмәтле бәндәсе туктап, безне Саратов шәһәренә кадәр җиткерде. Безнең гәҗит |