РӘХМӘТ и. гар. 1. 1) Аяу, кичерү, мәрхәмәт. И Раббем, рәхмәтең вә ярдәмеңнән ташлама! Г.Галиева. – Аллаһының рәхмәте киң, бүгенге көндә матур һәм җитеш тормышта яшибез, – ди Мирхәт абый. Кызыл таң 2) Яхшылык эшләгән, ихтирам күрсәткән, берәр игелекле эш эшләгән өчен зур канәгатьлек белдерү хисе һәм шуны белдергән сүзләр. Әйтерсең лә әллә ни эшләгән, мине рәхмәт белән коендыралар гына. Ф.Хөсни 3) Кемнең дә булса эшчәнлегенә, хезмәтенә рәсми уңай бәя. Дәүләткә ашлык тапшыруның айлык планын тутырып, райком югарыдан рәхмәт алды. Г.Бәширов 2. хәб. сүз мәгъ. 1) Яхшылыкка җавап итеп әйтелә торган сүз. – Рәхмәт инде, кызым, тәмле телең, ягымлы сүзләрең өчен рәхмәт, – дип, күңелендәген яшерә алмый, әйтергә ашыкты хуҗа хатын. Р.Мөхәммәдиев 2) Нинди дә булса тәкъдимне тәкәллефле генә кире кагуны белдерә. – Сез туктар дип, [бәрәңгене] күп итеп пешердем. – Рәхмәт, Мәрдәнша бабай, соңга калабыз, төн җитә бит. Г.Гобәй ◊ Рәхмәт әйтмәс Берәр ялгыш, ярамаган һ.б.ш. гамәлне хупламыйча, кисәтеп әйтелә. Сукыр мәхәббәт юньлегә илтми, Полина түтәй. Петруха сиңа рәхмәт әйтмәс иде. Ә.Баян. Сезнең әлеге кырын эшегезне өлкә комитетында белсәләр, үзегезгә рәхмәт әйтмәсләр. К.Миңлебаев. Рәхмәт йөзеннән Берәр кешенең яхшылыгына җавап яхшылык буларак. Рәхмәт йөзеннән кыз кичләрен аны борщ, тәмле салатлар белән сыйлый иде. М.Маликова. Аякка баскач, рәхмәт йөзеннән, үзенә диваннан урын биргән фатирны ремонтлатып куясы булыр. Т.Галиуллин. Рәхмәтеңә рәхмәт Рәхмәт әйткәнгә каршы җавап сүзе. Рәхмәт төшкере! Рәхмәт хисен белдереп әйтү. Рәхмәт төшкере, Зурәптәйләрдә беркадәр яшәгәч, көннәр акрынлап җылыга борылгач, үзебезнең балчык ызбабызга күченү ягын кайгырта башладык. К.Миңлебаев. Хәзер зур мәҗлесләргә бик йөрми, диләр иде, санлаган Солтанай толпарлыларны, рәхмәт төшкере. Г.Якупова. Рәхмәт төшсен! к. рәхмәт төшкере! Рәхмәт төшсен, кызым! Миннән алда килеп җиткәнсең. Т.Миңнуллин. Рәхмәт уку Ихлас күңелдән кат-кат рәхмәт әйтү. – Аягың-кулың сызлаусыз булсын, – диде карчык, миңа рәхмәт укып. Н.Фәттах. Син гүзәлне очратканга, Рәхмәт укыйм язмышка. Г.Каюмов. Рәхмәт яңгыры Көтеп алган вакытлы яңгыр. Бәлки, рәхмәт яңгырыдыр, Яшьнәсен ул, яшьнәсен! Г.Тукай. Рәхмәт яугыры! к. рәхмәт төшкере! – Ай, рәхмәт яугыры! – Болай булгач, тормышлар яхшыра дигән сүз! Н.Фәттах. Рәхмәт яудыру Күп мәртәбә рәхмәт әйтү. --- Шәяхмәт Киекбаев отчёт доклады белән чыгыш ясый икән. Партия куйган бурычлар хакында сөйләп, Сталинга мактау һәм рәхмәт яудырып алгач, колхозда еллык план үтәлешенә күчкән ---. Г.Якупова. Рәхмәт яусын! к. рәхмәт төшкере! Эшнең зурын комиссия рәисе итеп сайланган Әдип абый Маликов башкара килә. Аңа рәхмәт яусын! К.Тимбикова. Рәхмәт яусын, озын гомерле булыгыз, бәхетле булыгыз... Н.Кәримова |