РӘХИМСЕЗЛӘНҮ ф. Рәхимсезгә әйләнү, рәхимсез булып китү

Рәхимсезләнә бару Торган саен ныграк рәхимсезләнү. Яшәгән төбәгебезне тулыландырган, баеткан, ямь биргән, безне өлкән агалары итеп таныган, олылаган кош-корт, җәнлек-җанварларга көннән-көн рәхимсезләнә барабыз. А.Хәсәнов

Рәхимсезләнә төшү Тагы да рәхимсезләнү. Кызның тавышы тагын да рәхимсезләнә төште. Г.Әпсәләмов

Рәхимсезләнеп китү Билгеле бер сәбәптән соң, соңгы вакытта рәхимсезләнү

Рәхимсезләнеп тору Әле, хәзер, күз алдында рәхимсезләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә