РӘХИМСЕЗ с. 1. 1) Мәрхәмәтсез; кызганмый торган, каты күңелле, шәфкатьсез. Сез – рәхимсез кешеләр, өстәвенә кәпрәючән. И.Хуҗин. Артист Әхтәм Зарипов күп көч сарыф иткән, нәтиҗәдә балыкчыларны талап ята торган кансыз, рәхимсез бер кабахәт образы туган. Р.Батулла 2) Рәхимсезлек, катылык, ачу белдергән. [Гаязның] Рәхимсез төс алган кара күзләре миңа туктарга кушалар иде. М.Әмир 3) Бик көчле, артык каты. Табигатьнең рәхимсез көчләре алдында кешенең көчсезлеге борынгы табынулар барлыкка килүгә этәргән. Р.Фәхретдинов. Ә рәхимсез авыру карчыкны астыртын гына кимерә, акрынлап кына ул эри-сыза... Ә.Еники 2. рәв. мәгъ. 1) Аяусыз, жәлләмичә, кызганусыз, мәрхәмәтсез рәвештә. Ш.Камал халыкның газаплы тормышын тасвирлап кына калмый, бәлки реакция вәкилләреннән, буржуазиядән, дин әһелләреннән, сатлык милләтчеләрдән рәхимсез көлә дә. М.Җәлил. Югославияне рәхимсез бомбага тоту – тынычлык урнаштыру гамәлемени? Р.Батулла 2) Бик көчле итеп, нык. Аның саен нурлар рәхимсезрәк кыздыра. Р.Батулла 3. и. мәгъ. Мәрхәмәтсез, каты күңелле, шәфкатьсез кеше. Тормыш кагыйдәсен бозган рәхимсезләр аркасында, байтак төрләр саклауга мохтаҗ. Безнең гәҗит |