РӘХИ’М ИТҮ ф. 1. 1) Мәрхәмәтлелек күрсәтү, кемнеңдер хәленә керү, аяу 2) Рәхимлелек күрсәтеп, үтенечне кире кайтармау, үтәү, башкару, сораганны бирү. [Сәркатип кәгазьне алып:] Монысы, юлга акчам юк иде, бераз рәхим итмәсләр микән, ди. Г.Камал 3) Килү, бару (кунакка). Бервакыт, җир туңдырып та кар төшәргә өлгермәгән чакта әле, Петрух озата чыккач, аңа болай дигән иде: – Мин генә кунак булу килешми, үзең дә, Петрух дәдәй, безгә рәхим ит. М.Хуҗин 2. рәхим итеп рәв. мәгъ. 1) Берәр төрле үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә кулланыла: зинһар. Әгәр дә инде үз көнебезне үзебез күрергә уйлаганбыз икән, рәхим итеп, эшлик, иҗат итик, үз Ватаныбызга – Татарстаныбызга хезмәт күрсәтик. Р.Батулла. Капитан чәчәкләрне сузды: – Бу сезгә, рәхим итеп алыгыз! Р.Сəгъди 2) Берәр нәрсә турында тәкәллеф белән сорауны белдерә. Әйдә, алай булгач, социолог әфәнде, рәхим итеп, монысын да аңлатып күрсәт инде безгә. Р.Вәлиев 3) кер. сүз функ. «Боерган булса, язган булса, Аллаһы Тәгалә теләсә» мәгънәсендә. Бер-ике көннән кайтып җитәчәк, шуннан соң, рәхим итеп, алырга мөмкин булачак. И.Гази ◊ Рәхим ит! 1) Нәзакәтлелек белән берәр нәрсә эшләргә чакыруны, тәкъдим итүне аңлата. Метеорга да, автобуска да билетлар җитәрлек – рәхим ит, ал да җилдерт, дүрт ягың кыйбла! М.Насыйбуллин. Көне-төне ялсыз эшләргә әзерсең икән, рәхим ит, умарта тот. Шәһри Казан; 2) Сорауга, үтенечкә уңай җавап, ризалык, рөхсәт белдереп җавап бирүне аңлата. Шуларны аңлаган хәлдә минем отрядка кушылырга ниятлисез икән, рәхим итегез, бер каршылыгым да юк. Ф.Сафин; 3) Килүче кунакларны каршы алу сүзе: хуш киләсез. – Рәхим ит, күрше, әйдә, кер, кер!.. – дип каршы ала торды. М.Галәү |