РӘХӘТЛЕК и. 1) Рәхәт булу. Суда аяклар җебегәч кенә, авырту басылып, тәнгә рәхәтлек йөгерде. Ф.Яруллин. Суның рәхәтлеген, җылылыгын сөйләп-аңлатып бирерлек түгел. Р.Мөхәммәдиев

2) Рәхәт тормыш, тыныч, мул тормыш. Нинди рәхәтлектә торсаң да, еллар узгач, олыгая барган саен, шул каты сәке, сандык өстендәге йокылардан да татлы йокылар, мичкә тәгәрәткән, яртылаш көйгән бәрәңгеләрдән дә тәмле ризык юк икән. Безнең гәҗит

Рәхәтлек табу к. рәхәт табу. Наис шигырьләреннән ялгызың калып укыганда гына җанга рәхәтлек табасың. Ә.Дусайлы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә