РӘХӘТЛӘНҮ ф. 1. 1) Рәхәтлек хисе кичерү, ләззәтләнү, канәгатьлек сизү. Шунда янып-көеп урак урган чакларда, бу күлдә су коенып та бик рәхәтләнә идем. Г.Ибраһимов. Юл буе рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшеп кайтасы булганбыз икән югыйсә. Р.Мөхәммәдиев. Нәрсә, әллә аңа рәхәтләнеп көньяк кояшында бер-ике атна кызыну ярамасмы? Х.Ширмән 2) Рәхәтен, игелеген күрү; файдасын, уңай тәэсирен, ярдәмен күрү. Шәдчедә ак он тегермәне төзелде, тирә-яктан бөтен авыл халкы рәхәтләнде генә үзе эшләп алган ашлыкны тарттырып, шул оннан үз икмәген пешереп. Татарстан яшьләре 3) Нәрсәгә дә булса мул, күп күләмдә ирешү. Халык рәхәтләнде быел җиләк җыеп! Татарстан яшьләре 2. рәхәтләнеп рәв. мәгъ. Бик теләп, ихлас күңелдән. Бик рәхәтләнеп, Акмал-әкә, бик рәхәтләнеп... Р.Мирхәйдәров Рәхәтләнә бару Торган саен күбрәк рәхәтләнү Рәхәтләнә төшү Тагы да рәхәтләнү. Мортаза бай, берәр сүз табып мәсьәлә кузгатып җибәрә дә, карый белән теге мулла сүз көрәштерә башлагач, кәефләнеп, читтән генә тамаша итә; ике якның берсе җиңә башласа, я җиңелгән якка булышлык иткән булып сүзне үстереп җибәрә, яки өр-яңа бер мәсьәлә кузгата да тагы да рәхәтләнә төшеп тамаша итәргә керешә иде. М.Галәү Рәхәтләнеп алу Кыска вакытка, бераз рәхәтләнү Рәхәтләнеп йөрү Әле, хәзерге вакытта рәхәтлек кичерү Рәхәтләнеп калу Ниндидер вакыттан, сәбәптән соң рәхәтлек килү; моментыннан файдаланып рәхәтләнергә өлгерү. Авыр, юеш капчыкларны салып ташлагач, җилкәләреннән тау төшкән кебек рәхәтләнеп калдылар. И.Гази Рәхәтләнеп китү Кинәт кенә, соңгы вакытта рәхәтлеккә ирешү. Газап чигеп ятучылар берәр табиб тарафыннан бирелгән дәва яки киңәш белән гамәл кылу сәбәпле хәл алалар һәм гүя тәмугтан чыгып җәннәткә кергән шикелле рәхәтләнеп китәләр. Р.Фәхреддин Рәхәтләнеп тору Һәрвакыт, гел рәхәтлек кичерү |