РӘХӘТЛӘНДЕРҮ ф. 1. 1) Рәхәтлек хисе тудыру. Эчемдә әллә нинди бер дулкын башлана, бүлмәмдә аннан калган әгъла хуш исе акрын гына дулкынланып, тойгыларымны рәхәтләндерә. Г.Ибраһимов. Җил юк, йомшак кына саф һәм ләззәтле бер салкынлык сулыш белән эчкә керә дә, бөтен тамырларга җәелеп, җанны рәхәтләндерә иде. Ш.Камал 2) Берәр нәрсәне җитәрлек күләмдә бирү, артыгы белән тәэмин итү, кинәндерү. СССР чорында да, хәзер дә авыл халкы җитештерүчене арзанлы чималга рәхәтләндерә. Ватаным Татарстан 3) Рухи тынычлык, ял, җан тынычлыгы, ләззәт бирү. Көлке кешене рәхәтләндерә, күңелне ача, эч пошуны баса, җитди нәрсәләрне тыңларга бөек бер иҗтиһад бирә, ялыккан кешеләрне җиңеләйтеп җибәрә. Ш.Бабич. Диңгез ягыннан искән йомшак кына җил, чак хис итәрлек таза су һәм тоз исләре аңкытып, битләрне сыйпый, миләрне кытыкландырып, күңелләрне рәхәтләндерә иде. Ә.Дусайлы 2. рәхәтләндереп рәв. мәгъ. 1) Җитәрлек дәрәҗәдә, күп, мул итеп. [Яңгыр] Рәхәтләндереп, утырып яусын иде, ичмасам. Д.Булатова 2) Һичбер кыенлык кичермичә, җиңел, иркен. Кызым Таңсылу, мәсәлән, инглиз телендә рәхәтләндереп кичәләр алып бара. Р.Миңнуллин. Ә марилар исә рәхәтләндереп өч телдә (марича, урысча, татарча) чип-чиста сөйләшәләр иде. Татарстан яшьләре Рәхәтләндерә бару Торган саен ныграк рәхәтләндерү Рәхәтләндерә башлау Рәхәтләндерергә тотыну Рәхәтләндерә килү Даими, системалы рәхәтләндерү Рәхәтләндерә төшү Тагы да рәхәтләндерү Рәхәтләндереп җибәрү Кинәт рәхәтлек бирү. Төнге су искиткеч йомшак, җылы, тәннәрне рәхәтләндереп җибәрә. Р.Батулла. Яңгыр сулары җыелган чокыр-чакырлы, сазламыклы юлдан эчкә керә башлагач, тәрәзә аша тулган салкынча һава аларның тәннәрен рәхәтләндереп җибәрде, сулышлары иркенәйгәндәй булды. Ф.Садриев Рәхәтләндереп тору Әле, хәзерге вакытта рәхәтлек бирү; гел, һәрвакыт рәхәтләндерү. Тавышы нинди ягымлы, колакларны рәхәтләндереп тора! Ф.Яхин |