РӘХӘТ и. гар. 1. 1) Материаль муллык, иркенлек; яшәү, эшләү һ.б. өчен бик уңайлы шартлар, мөмкинлекләр булган, бәхетле, имин яшәеш. Бер тиенлек рәхәт күрсәткәнең юк. Г.Толымбай. Казанда яшәүче туганым бервакыт: «И апа, рәхәттә яшисез дә соң авылда, сөт, май сатып алмыйсыз, бәрәңге үзегезнеке», – ди. Татарстан яшьләре

2) Күңелле, җанга ягымлы, ләззәтле кичерешләр, сиземләүләр нәтиҗәсендә туган шатлык, канәгатьләнү хисе, тойгысы; хозурлык, ләззәт, җан тынычлыгы. Ул аңар гүзәл чәчәк күк, искиткеч музыка күк рәхәт бирә, ләкин илаһи тынычлык бирми ул аңар. Р.Гали. Таңчулпан суны көмеш бокалга койды һәм бөтен җаны-тәненә рәхәт коелуын тоеп, су эчте. М.Хәбибуллин. Шулай булгач, бу тормышның бөтен ямен татып, рәхәттә, бәхеттә яшәп калырга кирәк. Г.Гыйльманов

2. с. мәгъ. 1) Мул, иркен, әйбәт. Бер генә фонд та рәхәт тормыштан, муллыктан төзелми. Р.Миңнуллин. Тик соңгы вакытта кызларның күбесен мондый мәхәббәт кызыксындырмый, алар бай кияү табып, рәхәт тормышта яшәү хакында хыяллана. Безнең гәҗит

2) Шатлык, канәгатьләнү хисе, ләззәт, җан тынычлыгы биргән. Хезмәттән тәм таба, авыр хезмәт – аның өчен рәхәт ял, дип күп яздык. Р.Батулла. Сүз дә юк, аларны алу һәм уздырылган очрашулар вакытында музейга килүчеләрне хатларның эчтәлекләре белән таныштыру бик тә күңелле һәм җанга рәхәт мизгелләр иде. Р.Могыйнов

3. рәв. мәгъ. Тыныч, борчусыз; уңай, яхшы шартларда, кыенлыклар кичермичә. Аның киң урамнарында, җылы апрель башының алтын кызыл кояш нурларында, туфли үкчәләрен шак та шок китереп, курчактай киенгән чибәр кызлар рәхәт көлешеп сөйләшә-сөйләшә узалар. Ф.Яхин. Бөтен сугышлар беткәч, Мөхәммәд пәйгамбәргә сахабәләре әйтә, хәзрәт, без җиңдек, сугышлар булмас, иншалла, рәхәт яшәрбез, диләр. Р.Вәлиев

4. хәб. функ. Күңелле, яхшы, канәгатьлек хисләре кичерү турында. Җиңүчегә ул рәхәт, ә җиңелүче хәленә дә керә белергә кирәк. Р.Мөхәммәдиев. Җәең авылда узса, аеруча рәхәт. Р.Рахман. Игелек кылсаң, җанга рәхәт, яшь-җилкенчәк кебек канатланып, очып йөрисең. Татарстан яшьләре

Рәхәт(ен) күрү 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса файдасын, яхшылыгын, игелеген күрү. Ә Адәм галәйһиссәллам үзе үстергән тәмле йөземнең рәхәтен күреп ашый, төрле тәм-том кайната, җимеш итеп киптерә. Г.Хөсəенов. Мәгъмүрә әбигә --- үз почмагының рәхәтен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен инде. Татарстан яшьләре; 2) Яхшы яшәү, рәхәтлек кичерү. Рәхәт сөрү к. рәхәт чигү. Рәхәт табу Берәр нәрсәдән канәгатьләнү хисе сизү, ләззәт табу, канәгатьлек кичерү, җанга тынычлык табу. Күңелем тынычлана, җаным рәхәт таба. М.Гафури. Рәхәттә йөзү 1) Мул тормышта яшәү. Ул борын-борыннан җир, су, сары тимер, хатын-кыз өчен яу тоткан, орышкан, сугыш кырында ятып калган яисә рәхәттә йөзгән. Т.Галиуллин; 2) Берәр нәрсәдән канәгатьләнү хисе кичерү. Әче бал эчеп, каклаган каз, өчпочмаклар, бәлешләр, зур-зур ит кисәкләрен ашап, үз гомерләрендә дә андый нигъмәтле бай өстәл күрмәгән ач урыслар караңгы төшеп күз бәйләнгәнче рәхәттә йөзделәр. З.Зәйнуллин. Рәхәт чигү Ләззәтләнү, рәхәтләнү; рәхәт яшәү. Кичләрен тәрәзәләрдә утлар балкый, һәркем үзенең җылы, якты өендә якыннары арасында рәхәт чигә. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә