РӘТ-ЮНЬ җый. и. 1) Кем яки нәрсәнең дә булса мәгънәсе, файдасы, нәтиҗәсе, юне, рәте. Иртәдән кичкә кадәр ул хәзер бушамаячак, ашау-эчү, яту-торуның да рәте-юне булмаячак, кыскасы, авырга киләчәк аңа. Ә.Еники 2) Берәр эшнең тәртибе, җае, ибе. Кешеләр белән сөйләшүнең дә рәте-юне юк бүген. М.Хуҗин. --- әле яңа гына җилтерәп йөрүче дәртле карт кинәт бөкшәйде, кечерәеп калды, атлавының да рәте-юне юк ---. Р.Батулла 3) Сәламәтлек, физик мөмкинлекләр. Уе шунда ук үз баласына күчте. Ул да авырый иде. Башта ук рәте-юне булмады. Х.Камалов 4) Матди мөмкинлекләр. Бик дөрес! Булмады исә рәт-юнең, Ак тарыдан фәркы [аермасы] юк шул энҗенең. М.Гафури |