РӘТТӘН рәв. 1) Берәр нәрсә яки кем белән дә булса янәшә, бер үк рәттә; янында. Баксаң, урыс җирләренә татар-монголлар түгел, рәттән генә яшәгән татарлар килгән. И.Хуҗин. Кайбер галимнәр Җалмавыз карчык образын урыс фольклорында, аеруча әкиятләрдә киң таралган Баба-Яга образы белән рәттән куялар. Ф.Урманче 2) Берсе артыннан (янына) берсен куеп, тезеп. Капкорсак патша барлык сарай хезмәткәрләрен җыеп, рәттән тезеп, дер селкетеп тиргәп алды. Әкият. Энҗе төсле бу шигырьләрне язып, рәттән тезим. М.Гафури 3) Беррәттән, бер үк сафта торып, берәүдән дә калышмыйча, бертигез дәрәҗәдә. Ун яшеннән колхоз эшендә ул зурлар белән рәттән бил бөккән. Татарстан яшьләре 4) Бер-бер артлы, берсе артыннан икенчесен. Кинәт сигналын рәттән берничә кат кычкыртып алды. Ф.Яхин 5) Тоташтан, тукталышсыз. Берничә көн рәттән килеп шулай яңгыр яуды. Ф.Яхин. Моңарчы бер көнен дә калдырмыйча ураза тоттым, алты ел рәттән корбан чалдырдым. Кәеф ничек? 6) Бер уңайдан, нәрсә белән дә булса бергә, берьюлы. Төп план эшчәнлеге белән рәттән, фәнни-нәшрият бүлеге хезмәткәрләренә бик күп көндәлек эшләрне дә башкарырга туры килә. Ш.Асылгәрәев 7) Тоташ, барысын да, берсен дә калдырмыйча. – Сөйлә, улым, барысын да рәттән сөйлә, – дип куәтләде аны Зыятдин карт. Р.Вәлиев. Шуңа күрә дә без ул китапларны рәттән укып бара идек. Р.Миңнуллин 2. хәб. функ. Янәшә булу. Мирхәйдәр абзыйның өе йортның түрендә – хуҗаның ике катлы өеннән түбәнрәк мунча белән рәттән иде. Ә.Фәйзи |