РӘТСЕ’З-ЧИРАТСЫЗ с. 1. 1) Рәте-чираты булмаган, буталчык, тәртипсез 2) Юньсез, мәгънәсез 2. рәв. мәгъ. 1) Тәртипсез рәвештә, тәртипне саклап тормыйча. Оя өсләрендә алар томшыкларын суырдылар, карт өянке башында, рәтсез-чиратсыз чыркылдап, чыпчыклар тыпырчынды. М.Мәһдиев. Буталып бетте ул, җөмләләрен дә рәтсез-чиратсыз төзеде. Х.Ширмән 2) Җайсыз, уңайсыз рәвештә; тиешенчә түгел, теләсә ничек. Юл саен ритмикасы ике аяклап аксаган, ә рифмасы рәтсез-чиратсыз төзелгән мондый шигырьне мин үз гомеремдә беренче тапкыр укыдым бугай. А.Алиш |