РӘТСЕЗЛЕК и. 1) Тәртипсезлек, таркаулык; буталчыклык. [Маллар] Дала туздырып чабыша башладылар. Җылкычы атаның кәефе китте. Ул мондый рәтсезлекне яратмый. Г.Ибраһимов

2) Җайга салынмаганлык, авырлык. Һәммәбез берәм-берәм авылда эшнең рәтсезлеге --- турында зарлана [идек]. М.Гали

3) Юньсезлек, мәгънәсезлек, мәнсезлек. Кешеләрнең рәтсезлеге яшәү ямен боза

4) Сыйфатсызлык, түбән сыйфат. --- урамның аръягында алма сатканнарын күреп, син мине шунда алып чыктың, алманың рәтсезлеген күргәч һәм минем кабат троллейбус ягына чыгарга чамалавымны сизгәч: – Әйдә, шушы урамнан бераз гына бергә узыйк инде, – дидең. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә