РӘТСЕЗЛӘНҮ ф. 1) Тәртибе чуалу, рәвеше, чираты, формасы һ.б. бозылу. --- соры болытлар, заманча кызларның тузгыган чәчләре кебек рәтсезләнеп, элеватор һәм су башняларына кагылып узалар ---. М.Мәһдиев

2) Авырлашу, начарлану, рәте китү. Тормыш рәтсезләнү. Авыллар рәтсезләнү

3) Юньсезгә, мәгънәсезгә әйләнү, юньсез, мәгънәсез булып китү. Әдип үз заманы зыялылары арасындагы төрле катлауның рәтсезләнүен --- күрсәтә. Г.Нигъмәти

Рәтсезләнә бару Торган саен ныграк рәтсезләнү

Рәтсезләнә башлау Рәтсезләнүгә табан бару

Рәтсезләнә бирү Һаман да рәтсезләнү, рәтсезләнүен дәвам итү

Рәтсезләнә төшү Бераз, берникадәр рәтсезләнү; тагын да рәтсезләнү

Рәтсезләнеп алу Берара, кыска вакыт эчендә рәтсезләнү

Рәтсезләнеп бетү Тәмам, бик нык рәтсезләнү

Рәтсезләнеп йөрү Гел, һәрвакыт рәтсезләнү

Рәтсезләнеп калу Билгеле бер сәбәптән, хәлдән, вакыйгадан соң рәтсезләнү

Рәтсезләнеп китү Кинәт яки соңгы араларда рәтсезләнү

Рәтсезләнеп тору Әле, хәзер, хәзерге вакытта рәтсезләнгән булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә