РӘТСЕЗ с. 1. 1) Рәте чуалган, тәртипсез, билгеле бер тәртипне сакламаган; буталчык. Рәтсез исемлек. Рәтсез китаплар өеме

2) Җайга салынмаган, еш кына кыенлыклар чыгып торган, авыр (эш, тормыш тур.). Рәтсез заманада бәндәләрнең кадере була димени? Ф.Яхин

3) Тәртипсез, оештырылмаган, оешуы җитмәгән. Рәтсез хуҗалык шулай чабу кисеп җиң ямый һәм шуңа күрә һич мантый алмый. Х.Камалов. Рәтсез җыелыш

4) Нинди дә булса эш өчен көйләнмәгән, төзәтелмәгән. Рәтсез техника. Рәтсез юллар

5) Берәр нәрсәне булдырырлык, башкарырлык булмаган. Атларың рәтсез булса, ындырыңда да рәт булмас. Р.Ишморат

6) Тынычсыз, борчулы, буталчык. Чиксез хыял дәрьясына чумган шул рәтсез дөньяның бер үги баласына әверелгән Бибинур әкрен генә кайчандыр Шакир белән бергә көйләгән җырны суза ---. Х.Ибраһим. Рәтсез көннәр

7) Юньсез, тәртипсез, мәгънәсез. Хатын-кызга карата да бик рәтсез булды, мал тотуга, акча тотуга да бик пәрвайсыз булды. М.Мәһдиев

8) Мәнсез; булдыксыз. [Кулаев Гөлҗамалга:] Малаегыздан мин риза түгел. --- Рәтсез егет булып чыкты. Ш.Камал. Минем кебек рәтсез кешеләргә күрше Бибинур тәтә мондый бәя бирә иде: аяз-аяз көннәрдә җиләк җыяр Исәкәй; яңгыр-яңгыр көннәрдә кибән куяр Исәкәй. М.Мәһдиев

2. рәв. мәгъ. 1) Тәртипсез рәвештә. Зинһар, барыгыздан да үтенәм, болай рәтсез шауламагыз. Ш.Мөхәммәдев

2) Җайсыз, уңайсыз. Аның рәтсез, ашыга-пошыга киенгән аяклары кабарып беткән. Һ.Такташ

3) Вакытлы-вакытсыз, вакытын, урынын, җаен туры китереп тормыйча, теләсә ничек. Рәтсез йөрсәң, менә шулай була ул. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә