РӘТЛЕ с. 1. 1) Юньле, әйбәт, яхшы тәрбия алган. Әгәр дә без Р.Яхинның җыр, романсларын аңларлык дәрәҗәгә дә үсә алмасак, беркайчан да рәтле халык та, дәүләт тә була алмаячакбыз. Р.Вәлиев. «Бар, ничек булмасын!» – диде ул һәм архивыннан «Рәтле кешеләр» (1959) китабын кулыма тоттырды. Ә.Дусайлы

2) Акыллы, төпле, кирәкле, юньле. Ни хәтле тырышып уйлап та, башыма бер рәтле фикер килми! Ш.Фәрхетдин

3) Канәгатьләнерлек, нормаль, тиешле дәрәҗәдәге. Монда килеп урнашкач та, без бөтен көчебезне куеп, рәтле тормыш корып булмасмы дип тырыштык, әмма бернигә дә ирешә алмадык. М.Галәү

4) Нинди дә булса таләпләргә туры килерлек, җавап бирерлек, канәгатьләнерлек; яхшы. Газнәви Габдулычтан соң рәтле председатель күрмәде инде «Үрнәк» колхозы. Г.Мирһади. Кулымда рәтле һөнәрем юк, хәлемә керер кешем юк. М.Маликова

5) Тәртипкә китерелгән, яхшы итеп эшләнгән. Гомер-гомергә олы трассадан читтә яшәп, рәтле юл күрмичә чиләнгән авыллар. Ватаным Татарстан

2. рәв. мәгъ. Тиешенчә, тиешле дәрәҗәдә. Нурия әби, сыерын сауганда бик зур авырлык тоеп, эшен рәтле башкара алмыйча озак газапланды. Ф.Яхин. Үзләрендә хәлләр рәтле булса, туган йортларын, гаиләләрен ташлап, шулай чит җирләрдә каңгырап йөрерләр идемени алар? Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә