РӘТЛӘШТЕРҮ ф. 1) Аннан-моннан, җиренә җиткерми генә тәртипкә китерү, тиз генә, якынча тәртип булдыру. Ике-өч көнгә бер мәртәбә Ирек авылга кайта, маллар астындагы тиресне чыгара, абзар-курадагы сынган-купкан урыннарны рәтләштерә. Ф.Садриев. Җимерек ферманы рәтләштереп, шунда сыерлар алып кайтып, эш башлап җибәрдем. Мәдәни җомга 2) күч. Тартып-сузып, көч-хәл белән уңайлау, рәткә салу (эшләрне, тормышны, материаль якны һ.б.) Рәтләштерә төшү Бераз, берникадәр рәтләштерү Рәтләштереп алу Тиз генә рәтләштерү. Пластинкалар уйналып беткәч, Зәлия сүстәй эре бөртекле чәчләрен, ике кулын өскә күтәреп, рәтләштереп алды. Х.Камалов. Габдрахман маклер да, озын какча йөзен сыпырып, куе сакалларын рәтләштереп алды. Ф.Яхин Рәтләштереп йөрү Рәтләштерү белән мәшгуль булу. Берсе биек баскычка баскан да чаршауларны түшәм астына беркетә, икенчесе чүпрәкне астан тартып, рәтләштереп йөри. М.Маликова Рәтләштереп җибәрү Аз гына рәтләштерү Рәтләштереп кую Алдан рәтләштерү |