РӘТЛӘ’Ү ф. 1) Рәт-рәт итү, рәтләргә тезү

2) Билгеле бер тәртипкә китерү; җайга, көйгә салу. Кызлар, киленчәкләр, бүз балалар уен-көлке, шау-шу белән шул арбалар тирәсендә нидер бәйләп, төргәк-төргәк киезләрне, җон тутырылган капчыкларны рәтләп азапланалар иде. Г.Ибраһимов. Концертмейстер ноталарын рәтләп утыра, балалар хәрәкәтләр кабатлый. Р.Батулла

3) Нәрсәне дә булса уңайлау, җайлап кую. Аркалык бавын рәтләп булашкан юлчы карт Хәлимгә игътибар да итмәгән кебек. Г.Гыйльманов. --- егет иңбашындагы каешларын рәтләп, җайлабрак утырып алды да акрын гына гармунын тартып җибәрде. З.Мурсиев

4) Төзәтү, нинди дә булса эшкә яраклы, файдаланырлык хәлгә китерү. Ник бер мәртәбә булса да кайтып, ике пүлән утынын ярып, коймасын рәтләп яисә бакчасын казып китмәдең? Г.Гыйльманов. Электр тоташтыргычын рәтләгәч, чәй эчәргә утырыштык. Р.Батулла. Тәрәзәсен рәтли, ишек ясап куя. Безнең гәҗит

5) Төзәтенү, кием-салымны, гомумән тышкы күренешне тәртипкә китерү. Башына чөелгән яулыгын рәтләргә дә онытып, түр тәрәзәгә барып капланды. Р.Мөхәммәдиев. Чәчен тарый, матурлана, мыегын рәтли, бәләкәй көзге алып, арт чүмечендәге чәчен карый, үзенә-үзе соклана. Р.Батулла. Хыялыйның сүрелә башлаган күзләре тагын очкынлана, күлмәк якасын рәтли, такыр башын сыпыра. Ф.Яхин

6) күч. Җайлау, көйләү, оештыру (мәс., эшне, тормышны). Анда теләсә нинди эшкуарлыкка кирәкле рөхсәт кәгазьләрен дә шулай ук өч-дүрт көн эчендә рәтләп була икән. Р.Вәлиев. Чит илләрдән килгән долларларга, бәлки, тормышны рәтләп булыр? Татарстан яшьләре

7) күч. Яхшырту, әйбәтләү. Эшкә урнашу, яшәү өчен үзеңә почмак табу кайгысы, кеше күзенә күренерлек өс-баш рәтләү яклары алга килеп басты. Ф.Хөсни. --- шуны әйтим: син, Хәйдәрем, базардан кабак төшен алып көнбагыш урынына чиертеп йөр, эчне бик рәтли, ди. Ватаным Татарстан

8) күч. Булган кадәрле әйберләрдән әзерләү, нәрсә дә булса юнәтү, әмәлләү. – Безгә кәбестә шулпасы, солдат боткасы рәтли алсаң, баштан ашкан, – ди. Ә.Дусайлы

Рәтләп алу Тиз генә рәтләү. Хәлим, алгарак талпынып, аркасындагы капчыгын рәтләп алды да, артыш таякка таянып, таш юл буйлап китте. Г.Гыйльманов

Рәтләп бетерү Барысын да тулысынча, ахырга кадәр рәтләү. --- юлларны бүген үк рәтләп бетерергә кирәк. Г.Гыйльманов

Рәтләп җибәрү Бераз, берникадәр рәтләү, рәтләгәндәй итү

Рәтләп йөрү Әле, хәзерге вакытта рәтләү белән шөгыльләнү. Без --- иртәдән кичкә хәтле көрәкләр, казылмалар белән юл төзәтеп, юл рәтләп йөридер идек. Ш.Камал

Рәтләп калу Рәтләргә өлгерү, мөмкинлектән файдаланып рәтләү. Бурычлылар бурычларын түләргә, атсызлар ат алырга, өйсезләр өй салырга, улы җиткәннәр килен алырга, кызы җиткәннәр кыз биреп туй ясарга – һәркем шулай бу байлыктан үзенең дөньясын рәтләп калырга уйлый. Г.Ибраһимов

Рәтләп карау Рәтләргә тырышу, рәтләргә омтылу

Рәтләп кую Рәтләнгән хәлгә китерү; алдан рәтләү. Ярмөхәммәт маллар өстендәге каплавычларны рәтләп куйды. Р.Батулла. Абзарның түбәсе тишелгән, яңгыр үтә икән, салкыннар башланганчы рәтләп куярга кирәк. Х.Ширмән

Рәтләп тору Һәрвакыт, гел рәтләү. Каралты-курасын рәтләп тора. Р.Батулла

Рәтләп утыру сөйл. Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында рәтләү. Исхак агай, чабата башларга дип, юкәләр рәтләп утыра. Һ.Такташ

Рәтләп чыгу Башыннан ахырына кадәр рәтләү

Рәтли башлау Рәтләргә тотыну. Шул арада карт кайдандыр иске вә алама гына күренештә мандолинага охшашлы бер нәрсә чыгарды да, утырып, кылларын рәтли башлады вә берничә мәртәбә үткен генә чиертеп тә җибәрде. Ш.Камал

Рәтли бирү Рәтләвен дәвам итү, һаман да рәтләү. Кара бөдрәле чәчләрен, кысынкы күзләрен, ак йөзен сыпыргалап, көзге алдында Игорь ак якалы күлмәген рәтли бирә, кара буйлы галстугын төзәтеп ала. Ф.Яхин

Рәтли төшү Тагын да бераз рәтләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә