РӘТЛӘП рәв. 1) Рәт-рәт итеп, рәтләр ясап. Кемнәрдер ишек төбенә рәтләп тезелгән мендәр, сумка кебек юл әйберләрен алып чыкты. Г.Ибраһимов 2) Җиренә җиткереп, тиешенчә. Ике атын да рәтләп карамый. Ф.Кәрим. Бактың исә, батыр кенәз ат өстендә рәтләп сугыша белмәгән икән ләбаса! М.Хәбибуллин 3) Яхшылап, юньләп. Аның баш мие шулхәтле чуалган, ул бернәрсә дә рәтләп уйлый алмый иде. Ш.Камал. Аның ничә яшьтә икәнлеген һичбер кеше ачык белмәгәнлеге шикелле, ул үзе дә рәтләп белми. Р.Гали. Берзаман җир дә рәтләп күренми башлады. Мәдәни җомга 4) Канәгатьләнерлек, кирәгенчә, җитәрлек дәрәҗәдә. Рәтләп дөнья яктысын да күрә алмый... Н.Хәсәнов. Өч көн буе рәтләп йокы күрмәгән организм бирешә башлады. Х.Ширмән. Әле рәтләп кар да ятмаган. Ватаным Татарстан |