РӘТЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. Төзәтелү, эшләнү, яңартылу. Хәзер инде ул яктан караганда либретто шактый рәтләнгән һәм, гомумән, бербөтен сюжеты булган, тыгызайтылган әсәр булып күз алдына килеп баса. М.Җәлил. Көзге уңыш җыелган, мал азыгы әзерләнгән, утын юнәтелгән, йорт-куралар рәтләнгән. Г.Гыйльманов 2) Билгеле бер тәртипкә килү, җайга салыну. Кайчан да булса барыбер Балканда да, Гыйракта да, Көньяк Осетиядә дә, Днестр буенда да, Чечняда да тәртип урнаштырылачак, Конституция буенчамы, әллә башка юл беләнме – барысы да җайга салыначак, рәтләнәчәк. Мәдәни җомга 3) Җайлану, көйләнү, барып чыгу. – Хәзер, хәзер... барысы да рәтләнер! – дип, Фәләх аның артыннан дәшеп караса да, туктамады. В.Нуруллин 4) Яхшыру, әйбәтләнү (тормыш, һава һ.б.). Шомлы булса да тормышлар бераз рәтләнде дип торганда гына, ачлык башланды. Р.Батулла 5) Төзәтенү, кием-салымны, гомумән тышкы күренешне тәртипкә китерү. Габдуллаҗан кызына: «Теге мутный күлмәкләреңне киеп, рәтләнеп, әзерләнеп тор», – ди. М.Хәсәнов 6) Төрле аңлашылмаучылык, каршылыклар юкка чыгу, бетү. Һәм аннары – яшьләр бит әле, гомер-бакый болай бармас, киләчәктә (кем белә, дөнья бу!), бәлки, рәтләнер барысы да. Казан утлары 7) Терелү, уңайлану, савыгу, алга китү (сәламәтлек, авыру кеше тур.). Моннан ел ярым элек ул [ир] шулай кинәт торыксыз, телсез, колаксыз калды. Ятмаган больницасы, күрсәтмәгән профессорыбыз калмагандыр. Вакыты-вакыты белән чак кына рәтләнгән дә кебек күренгәли иде баштарак. Ф.Хөсни. Бала хастаханәләрдә озак дәваланганнан соң гына рәтләнә. Ватаным Татарстан Рәтләнә бару Акрынлап, аз-азлап рәтлерәк була бару; торган саен ныграк рәтләнү. Әмма тормышлар елдан-ел рәтләнә бара иде. Ә.Рәшит. Мозаффар агайның да сәламәтлеге рәтләнә бара: мендәреннән башын күтәрерлек хәл кергән. Ф.Баттал. Әни ярый әле, озаграк яшәп, тормышның рәтләнә баруын бераз күреп китте. Татарстан яшьләре Рәтләнә башлау Рәтләнүгә табан үзгәрү. Йорт-җир тирәсе дә рәтләнә башлады. Һ.Такташ. Сөмбел рәтләнә башлады, тәненә әзрәк ит тә кунды, бит очлары да алсуланды. З.Кадыйрова Рәтләнә төшү Бераз рәтләнү; тагын да рәтләнү. Операциядән соң, хәлем әзрәк рәтләнә төшкәч, сестрадан укырга берәр нәрсә алып килүен үтендем. Г.Әпсәләмов Рәтләнеп бару к. рәтләнә башлау. Хәзер менә рәтләнеп барам. Р.Батулла Рәтләнеп бетү Тәмам, тулысынча рәтләнү. Рәтләнеп бетеп, ишек төбендә туктап бер тын алгач, мин залга чыктым. Ә.Еники. Әле 50 нче елларда да тормыш рәтләнеп бетмәде. Татарстан яшьләре Рәтләнеп җитү Тиешенчә, тиешле дәрәҗәдә рәтләнү. Белмим, баш һаман да рәтләнеп җитми әле. Г.Бәширов. Шәһәр көннән-көн байый бара, сугыштан соң әле рәтләнеп җитә алмаган кибетләргә көннән-көн яңа товарлар чыга тора. М.Мәһдиев. Ләкин нәкъ рәтләнеп җитте дигәндә генә тагын Ленин яки Ельцин кебек бер акыллы баш реформатор табылыр да яңабаштан үзгәртеп кора башлар, илне янә кирегә өстерәр. И.Хуҗин Рәтләнеп килү Акрынлап, аз-азлап рәтләнә башлау. Менә бу яңа авырулар рәтләнеп килә торган сәламәтлекне тагын да какшаталар, борчыйлар. Г.Ибраһимов. Хәзер ярый инде, рәтләнеп киләм. Г.Бәширов Рәтләнеп китү Соңгы вакытта, ниндидер сәбәптән соң гына рәтләнү. Тик икенче көнне генә эшләр рәтләнеп китте. М.Гафури. Сугышны, гадәттә, эчке хәле рәтләнеп киткән, куәт, дәрт алган дәүләтләр башлаганнар. М.Мәһдиев. Дуслар килгәч, бәлки әле, Мәрьямнең дә хәле рәтләнеп китәр. Ф.Яруллин Рәтләнеп тору Әле, хәзерге вакытта рәтлерәк булу. Акча ягы рәтләнеп тора. Һ.Такташ |