РӘТ и. рус 1. 1) Берсе янына берсе урнашкан, бер-бер артлы яки бер сафка тезелгән кешеләр, әйберләр җыелмасы. [Авыл картлары] Тип-тигез өч рәт булып сафка басканнар, кулларын колак янына күтәргәннәр ---. М.Мәһдиев. Июль башында рәт арасын 25 сантиметр, һәр яшелчә арасын 20 сантиметр итеп, кышкылыкка дигән торманы чәчәләр. Кәеф ничек? 2) Саф, шеренга. Ротаның арткы рәтендә кызылармеец Зариф, алдан баручы иптәшләренең тигез генә тирбәлгән аркаларына карап, салмак кына атлап бара. Ә.Еники 3) Театр, кино һ.б.ш. урыннарда буйга тезеп куйган урындыкларның бер-бер артлы чираты. – Беренче рәт, уникенче урын, – дип, каядыр йөгерде, күп тә узмады, тагын йөгереп килде. Р.Батулла. Нигәдер ул, Кәримә янына килмичә, дәшми-тынмый, мыштым песи сыман хәрәкәтләр ясап, иң арткы рәтләрнең берсенә барып утырды. Ф.Яхин 4) Бер төрле товарлар сату өчен, базарда бер буйга урнашкан ларёк яки прилавкалар тәртибе. Рәт буйлап базар корольләре йөри, алар яхшы киенгән, ялтыравыклы эштиблитләрдән, мыеклары өскә каратып бөтерелгән. Р.Батулла. Базар рәтләрен күзләп йөргәндә, ул киң тәрәзәле, биек ишекле кибеткә юлыкты. Р.Низамиев 5) Урамның бер ягына тезелеп киткән йортлар теземе. Ә менә универмаг рәтендәге өйләрнең барысының да диярлек ишек төпләрендә, тәрәзә каршыларында чәчәкләр үсеп утыра. Кызыл таң 6) Өй бурасының дүрт яклап куелган бер әйләнәсе; ниргә. Бер рәт бүрәнә, ягъни ниргә куелып беткәч, нигез боткасы ашала. Татар халык иҗаты. Дини китапларда, йорт җиткергәндә, «Һәр көндә бер рәт салу сөннәт булыр (таш бинада кирпечне бер рәт тезү, агач бинада бүрәнәне бер рәт салу)» дигән юллар бар. Безнең гәҗит 7) Бәйләмдә башыннан ахырына кадәр бер кабат бәйләп чыгылган тезем яки әйләнә. Ике рәт бәйләгәч, башка төскә алмаштырабыз, биш рәт бәйлибез. Сөембикә 8) Аслы-өсле салынган әйберләрнең бер катламы. Агач кап төбенә коры ком салып, рәт итеп алманы тезеп чыгабыз. Бакчачы киңәшләре 9) Билгеле бер төркемдәге һәр кешегә бер тапкыр әйләнеп килгән чират. Тоткасыз чынаяк инде берничә рәт әйләнеп чыкты. Ш.Камал 10) күч. Берәр нәрсәнең тәртибе, җае, нечкәлекләре. Баксаң, Артём әнисенең ноутбугында казынып, Интернетка чыгуның рәтен бозган икән. Татарстан яшьләре 11) күч. сөйл. Чират, нәүбәт. Карлыгач тотып өлгерә алмый; җегет аны куып җитеп, сүз әйтеп авыз йомылганчы, бөркет коштай кагына биреп, Сылуның биленнән ала да үзенә тарта; ат туктый, кызның аяклары – өзәңгедән, үзе иярдән чыгам дигәндәй асылынып кала, егылырга рәт җитә. Г.Ибраһимов. Шулай итеп, әкренләп бер-берсен ега-ега, зурларга көрәшергә рәт җитте. М.Гали 12) күч. сөйл. Мөмкинлек; барлык, байлык, җитешлек; акча. Райбашкарманың да, безнең дә анлык рәт югын сез үзегез дә әйбәт беләсез. Х.Хәйруллин. Ресторан-мазарларына «рәт тә юк», хәер, моны миннән көткән кеше дә юк. Р.Гаязетдин 13) күч. Кемнәр, нинди кешеләр исәбендә, арасында саналу, нинди сыйфатларда исәпләнү; кешенең даирәсе. Картәтәй бик үк риза булмаган, ләкин ул каршы килгән саен, яшь бабай, киреләнеп, алдынгылар рәтендә йөри биргән. Н.Фәттах 14) күч. Уңай, җае туры килгән вакыт, форсат. Сүз рәте килгәч, итәм әзрәк бәян. Г.Тукай 15) күч. Инкяр итә торган сүзләр белән килеп, берәр нәрсәнең сыйфат, көч һ.б.ш. яктан начар, зәгыйфь булуын аңлата. Исән агачларның да рәте юк: кабыкларын гөмбә, мүк баскан. Р.Мостафин. [Бәрәңгенең] Сирәк-мирәк чыкканнарының да рәте юк, июль ае булуга карамастан, төбенә өярлек булып та үсмәгәннәре күп. Ватаным Татарстан 16) күч. Юнь, мәгънә, уңай нәтиҗә, файда. Әгәр сине биредә күрсәләр, икебезгә дә рәт булмас. Р.Батулла. Укуының да рәте булмады, эшләп тә кинәндермәде колхозны. Ф.Шәфигуллин 2. рәв. мәгъ. Мәртәбә, кат, тапкыр. Мулла абзыйга әллә ничә рәт бардым: «Ул бит ир хатыны, дим, мулла абзый, ничек итеп сез бу эшне тиз генә бетереп куясыз?» Ш.Камал. [Һади Такташ] «Кабил белән Һабил» дигән 26 юллык шигырен --- беренче рәт укыганда, Нургали ага Надиев та бар иде. Мәдәни җомга 3. бәйл мәгъ. Төсле, кебек, сыман. Тәннәр булыр җир белән бер рәт. Р.Гарифуллин ◊ Рәт бетү 1) Мөмкинлекләр бетү, тормыш хәле начарлану, таркалу. Өч ел эчендә өч миллионга якын кеше кырылган, төрмәләрдә газапланган, бигрәк тә кытай яисә кхмер булмаганнарга рәт беткән. Р.Рахман; 2) Сәламәтлек начарлану, какшау. – Кояш яктысы күрмичә ятып рәт беткән, – дип мыгырдады яшь гыйфрит, еш-еш сулап. З.Мәхмүди; 3) Бозылу, сыйфаты начарлану; яраксыз хәлгә килү. Рәтен белү Берәр нәрсәнең җаен, тәртибен белү. Былгахтирия рәтләрен беләсеңме соң? Телгә үткен булсагыз да, эшкә чамалы буласыз шул. К.Тинчурин. Шәяхмәтне куян фермасына куйдылар: авылда куян асрауның рәтен белгән кеше бары тик ул гына иде. М.Мәһдиев. Рәтенә төшенү Берәр нәрсәнең тәртибен, җаен аңлау, белү. Хатыны бу тимерне әйләндереп-әйләндереп карый да, бер дә рәтенә төшенмәгәч, авызына каба. М.Мәһдиев. Хәзер бер рәтенә төшенеп, тәҗрибә туплагач, алай куркыныч түгел. Р.Мостафин. Рәтен җибәрү Берәр нәрсәне бозу, җимерү. Җай гына барган тормышның рәтен җибәрде. Рәтен табу Чарасын табу, җайлау, берәр эшнең асылын, башкару тәртибен аңлап алу. Мин бу хакта бер иптәшкә язу калдырырмын, ул берәр рәтен табар. А.Алиш. Хәер, шома, үткен Михаил биредә дә югалып калмас, үз кесәсен калынайту рәтен табар... Безнең гәҗит. Рәте чуалу Тәртибе бозылу. Бөтен кеше берьюлы тиз-тиз эчсә, исереп бетәләр дә, мәҗлеснең рәте чуала. Р.Батулла. Рәткә кермәгән Юлдан язган, бозылган, тәртибе беткән. Рәткә кертү 1) Берәр нәрсәне тәртипкә салу, тәртипкә китерү; эзлекле бер уйга, фикергә килү. Сабир берникадәр баскан җирендә уйларын бер рәткә кертте, бу зур эшне башкарып чыгар өчен, ни-нәрсәдән башлап җибәрергә кирәк икәнен үзе өчен ниятләде. В.Ильясов; 2) Берәр нәрсәне рәтләү, төзәтү, уңайлау. «2012 ел – тарихи-мәдәни мирасны саклау елы» дип игълан ителгәч, татар җәмәгатьчелеге, Казанның Татар бистәсендәге биналарны рәткә кертүгә дә аерым игътибар булыр, дип өметләнә. Р.Батулла. Рәткә керү 1) Тәртипкә салыну, тәртипкә килү; 2) Рәтләнү, төзәлү, уңайлану, терелү. Хәлен белешергә кергән күрше-күләнгә ул, кып-кызыл чыраена мескен кыяфәт чыгарып: «Менә чирләп киттем бит әле... Белмим, рәткә кереп булырмы», – дип зарланырга гадәтләнеп китте. И.Хәйруллин; 3) Хәл, тормыш яхшыру. Рәткә килү к. рәткә керү. Кайбер табиблар, вакыт алмашканнан соң, кешенең иммун системасы өч атна дәвамында рәткә килә алмый, кеше көчле стресс кичерә, дип исәпли. Безнең гәҗит. Рәткә китерү к. рәткә кертү. Җәйге ялдан соң эшкә чыгар алдыннан, чәч-башны рәткә китерергә дип, тагын шунда киттем. Шәһри Казан. Һәр җәй саен Камилә, берничә мәртәбә зиратка килеп, әби-бабайлары, әти-әнисе, туганнары рухына дога кылып, кабер өсләрен чистартып рәткә китерә, чәчәкләр куя. Безнең гәҗит. Рәткә салу Тәртипкә китерү, җайга салу. Пар вә электрик куәтләрен дә болар ачтылар, аларны үзләренә хезмәт кылдырдылар, гыйлем вә дәрәҗә юлында хәятларын рәткә салдылар. Г.Бубый. – Пенсиягә чыккач, башка эш белән шөгыльләнмичә, мин шушы кулъязмаларны рәткә салып, күптомлык итеп әзерләргә уйлыйм! – диде галим. Р.Батулла. Рәт китү к. рәт бетү. Кунак килгән саен, аракы-шәраб эчелә, бәхәс-кычкырыш башлана дигәндәй, элек сирәк эчә торган әти кеше салырга әвәсләнеп, тормышның рәте китте. Р.Батулла. Икесе дә укып бетермәгән, шуның өстенә бала да бар, алар еш кына талаша башлады, бергә яшәүләренең рәте китте. Безнең гәҗит. Рәт күренмәү Берәр нәрсәнең булуына өмет баглый алмау, ышана алмау. – [Сугыш туктагач] Тормыш рәтләнергә мөмкин, – диде [Мохтар]. – Шулай гына булмаса, хәзергә бер дә рәт күренми. Ш.Камал. Рәттән чыккан к. рәткә кермәгән. Рәт хастасы Киң таралган эпидемия характерындагы авыру турында әйтелә. Әйе шул, хәзер теш авыруы рәт хастасы булып йөри. Ак юл. Рәт чыгару Файдалы, эшкә яраклы нәрсә булдыру; үз дигәненә ирешү, җаен табу. Йөреп-йөреп тә рәт чыгара алмагач, печән кибәне итәгенә чүгәләп тешләрен кайрады, иреннәрен ялап, улап та алды. Р.Мөхәммәдиев. Рәт чыгу 1) Җае, вакыты туры килү; 2) Көтелгән эш, файда, уңай нәтиҗәгә ирешү, берәр нәрсә булу. Шуннан әлеге Бугаз Кәбире әйтә: «Миннән дә, Гыйният, рәт чыкмады, иң яхшысы сезне тыкрыктан үткәрмәскә булган икән», – ди. З.Зәйнуллин |