РӘСҮЛ и. гар. дини Пәйгамбәр, Алланың җирдәге илчесе. Рәсүл әкрам салләллааһү галәйһи вә сәлләм янә әйткән: «Дөреслектә Коръәндә бер сүрә бар, ул сүрә укучыга шәфәгать китерер һәм тыңлаучыга ярлыкау эстәр». Дога китабы ◊ Рәсүл тырнагы Изге саналган, кадерләп сакланган нәрсә. Киләчәк буын өчен мирас булып калган һәр истәлек, еллар узгач, рәсүл тырнагыдай кадерле ядкәргә әйләнәчәк! Безнең гәҗит |