РӘСМИЛЕК и. 1) Эшнең, мәсьәләнең рәсми ягы, тәртибе, кагыйдәләре. Хөкемне башлап җибәрү өчен кирәкле гадәттәге рәсмилекләр үтәлеп, гаепләнүчеләр һәммәсе барланып-тикшерелеп чыгылгач, залда утыручылар арасыннан шаһитлар – Сабирҗан мәзин, Фәйзулла староста, Гыймади карт һәм Таҗиның туган энесе Вафа куштан – хөкем өстәле янына чакырылдылар. М.Галәү 2) Мөгамәләдә дистанция саклау; сүздә корылык, салкынлык. Моңарчы судта булмаган, суд тәртибе күрмәгән Гөлчирә бу үтә рәсмилекне авырга алды. Ф.Хөсни. Идарә башлыгы, аягөсте торып сөйләшүнең рәсмилекне арттыра төшүен шәйләп, урынына утыргач, халык бераз тын торды. Р.Кәрами |