РӘСМИЛӘШҮ ф. Законлашу, законлыга әйләнү, закон көченә керү, рәсми форма алу, рәсми төс алу. Ул СССР Язучылар берлеге рәсмиләшкән беренче көннән үк (1934) аның тулы хокуклы члены иде. Ә.Дусайлы Рәсмиләшә бару Торган саен ныграк рәсмиләшү. Сабан туе турында язуымның да сәбәбе шул: бәйрәмебез елдан-ел рәсмиләшә бара. Татарстан яшьләре Рәсмиләшә башлау Рәсмиләшүгә табан йөз тоту Рәсмиләшеп бетү Тәмам, тулысынча рәсмиләшү Рәсмиләшеп җитү к. рәсмиләшеп бетү Рәсмиләшеп калу Ниндидер сәбәптән соң рәсмилек алу Рәсмиләшеп килү Акрынлап рәсмилек ала бару |