РӘСМИЛӘШТЕРҮ ф. 1) Законлаштыру, закон нигезендә раслау, рәсми көч бирү, рәсми форма бирү, гамәлгә кертү. Икетеллелекне дәүләтнең махсус кануны белән рәсмиләштерү 2) Рәсми төс бирү, теркәү. Әхмәровны тизрәк алтарь каршына бастырырга, христиан диненә күчүен тизрәк рәсмиләштерергә кирәк. Т.Миңнуллин. Ислам белән Зәлия никахларын рәсмиләштерә, тыныч кына яши башлый, мәхәббәт җимешләре булып Ләлә дөньяга аваз сала. Безнең гәҗит. Матбугат тарихына кереп калган Әгъләм Зараев булып ул малай чагыннан йөргән һәм 1951 елның сентябрендә шушы исем-фамилияне рәсмиләштереп, паспортын алмаштырган. Кызыл таң 3) Легаль ясау, легальләштерү, законлаштыру. Исерткеч эчемлекләр җитештерүне рәсмиләштерү. Накротик матдәләр әйләнешен рәсмиләштерү 4) күч. Ныгыту, беркетеп кую. Мондый транзакция терминаллары пассажирларга Интернет аша заказ бирелгән һәм сатып алынган билетларны бастырып алырга, шулай ук юл йөрү билетын мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштереп, аның өчен банк картасы белән түләргә ярдәм итә. Ватаным Татарстан Рәсмиләштерә башлау Рәсмиләштерергә керешү. Узган ел җәй башында моның өчен документлар рәсмиләштерә башладым. Шәһри Казан Рәсмиләштерә килү Электән, системалы рәвештә рәсмиләштерү Рәсмиләштереп бару Эзлекле рәвештә һәрберсен, булган берсен рәсмиләштерү. Фонд аша сафка баса торган йортлар төзелеп бетү белән, яшьләргә дигәнен рәсмиләштереп баралар икән. Ватаным Татарстан Рәсмиләштереп бетерү Тулысынча рәсмиләштерү. Шулай итеп күпләр йортларын үз исеменә рәсмиләштереп бетерде. Татарстан яшьләре Рәсмиләштереп җибәрү Бераз рәсмилек бирү; тиз арада рәсмиләштерү Рәсмиләштереп җиткерү Бөтен шартларны да үтәп, тиешенчә рәсмиләштерү Рәсмиләштереп калу Рәсмиләштерергә өлгерү. Моннан 15 еллап элек бакыйлыкка күчкән иптәше, кызганыч, үз хокукларын рәсмиләштереп калырга җитешмәгән. Акчарлак Рәсмиләштереп кую Рәсмиләштерелгән хәлгә китерү, законлаштыруны төгәлләү. [Зөфәр:] Дөресрәге, безнең килешүне беркадәр рәсмиләштереп куярга кирәктер, дип уйлыйм. Ә.Еники. Документларыгызга да күз төшерик әле. --- Ярар, калдырыгыз, эшкә урнашуыгызны рәсмиләштереп куярбыз. Ә.Дусайлы Рәсмиләштереп тору Әле, хәзерге вакытта рәсмиләштерү; һәрвакыт, гел рәсмиләштерү; рәсмиләштерү белән шөгыльләнү. Көннәрдән бер көнне ул үзе иҗат иткән сыннарны сәнгать музейханәсенә тапшырды да, бибәһа зур бүләген рәсмиләштереп тә тормастан, тәвәккәлләп, Петербург каласына юл тотты ---. А.Тимергалин. Өстәвенә, аны даими рәсмиләштереп торырга кирәк. Ватаным Татарстан |