РӘСМИ с. гар. 1. 1) Хөкүмәт, администрация, урындагы кеше тарафыннан билгеләнгән, расланган, шулар тарафыннан чыгарылган; шулар катнашында үткән. ГДРда үткән бер рәсми чарада Дин Рид Советлар Союзында төшерелгән «Карл Маркс. Молодые годы» кинофильмында Женни Марксны уйнаган өчен Ленин премиясенә лаек булган актриса Рената Блюме белән таныша. Кызыл таң. Мәдрәсә ачылган көннән бирле шул киенү гадәтен кертергә, аны мәдрәсәнең рәсми формасы итәргә бөтен көчләрен куялар. Безнең гәҗит

2) Хөкүмәт тарафыннан куелган, билгеләнгән, законлы. Муса Мусалаев узган ел Татарстан президенты фәрманы белән 2013 елда Казанда узачак Универсиаданың рәсми илчесе итеп билгеләнгән иде. Ватаным Татарстан. Рәсми делегация Уфа тимер юл вокзалын карагач, бу документка кул куелды. Кызыл таң

3) Легаль; хөкүмәткә, администрациягә караган; закон тарафыннан билгеләнгән. A.Әхмәдуллинның гыйльми, тәнкыйди, педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеге җәмәгатьчелек, рәсми оешмалар тарафыннан һәрчак уңай бәяләнеп килде. Х.Миңнегулов. Аңарчы да эфирга чыгулар тәҗрибә рәвешендә булса да, рәсми телевидение тарихы шушы датадан башлана. Безнең гәҗит

4) Хөкүмәт документларына, эш кәгазьләренә хас булган. Рәсми стиль шулай ук татарчалашмады, татар теленә күчеп, хокукый, хакимият, идарә, дипломатия өлкәләрендә хезмәт итә башламады. Фән һәм тел. Рәсми телдә коры гына «адреслы ярдәм» дип аталган гамәлне Лилия ханым болай аңлата: «Бик нык сусаган чакта бер чынаяк чишмә суы адәмне коткарып калала, ә эчәсе килмәгәндә, ул аның күзенә дә чалынмый». Кызыл таң

5) Кабул ителгән формага туры китереп үткәрелә торган, барлык формаль яклары сакланган. Мөхәммәд Әминнең татарча язылган рәсми хаты, ягъни бетеге (битиге), Хәким Бирде исемле илчесе аркылы 1506 елда Польша хөкемдары Александрга җибәрелә. Х.Миңнегулов. Туплы хоккей Халыкара олимпия комитеты тарафыннан --- әлегәчә кышкы Олимпия уеннарының рәсми программасына кертелмәгән. Шәһри Казан

6) күч. Бик тыйнак, салкын; үтә җитди. Ниһаять, Талиянең әле рәсми, әле ипле-ягымлы яңгыраган тавышы ике ирне дә ипкә китерде, тын калдырды. Г.Галиева

2. рәв. мәгъ. 1) Закон нигезендә. Һәм бу затлы исемнең Мөхәммәт ага Мәһдиевкә рәсми бирелгәнен ишетү чын әдәбиятка мөкиббән меңнәргә --- сөенечле бер вакыйга булганына иманым камил. М.Галиев. Ел башыннан бирле исә 60 пар рәсми никахлашкан. Безнең гәҗит

2) Стиль ягыннан коры, формаль. Сүзләр авыр вә рәсми бардылар, авыр вә салкын булып, бер-берсе белән оешмыйча калдылар. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә