РӘСЕМЛӘ’Ү ф. сөйл. 1) Рәсем белән бизәү; иллюстрация ясау. 1922 елны мин өйләнгәч, Муса, безне котлап язган шигырьләрен үз кулы белән ясаган альбомга язып, акварель буяу белән рәсемләп бүләк иткән иде. И.Җәлилов

2) Бизәү, бизәкле итү, бизәкләр төшерү. Шагыйрь кеше күңелендәге үтә нечкә кичерешләрне, сизелер-сизелмәс хәрәкәт-үзгәрешләрне, нюансларны рәсемләп күз алдына бастыра. Татар әдипләре

Рәсемләп җибәрү Бераз рәсемләү

Рәсемләп кую Алдан рәсемләү, рәсемләгән хәлгә китерү

Рәсемләп тору Әле, хәзерге вакытта рәсемләү

Рәсемли төшү Тагы да бераз өстәп рәсемләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә