РӘСЕМ и. гар. 1) Берәр предмет, зат һәм күренешнең карандаш, каләм, күмер, пумала, төрле буяулар һ.б. белән ясалган сурәтләнеше, күчермәсе. Сугыш вакытында мин шагыйрьләрнең шигырь язуын, язучыларның хикәяләр иҗат итә алуын аңлыйм, әмма туплар гөрелтесе, ядрәләр яңгыры астында пумала тотып рәсем ясауны күз алдына китерә алмыйм. Р.Вәлиев. Хәтта без бөек дип атаган рәсем дә табигатьтән генә урланган. З.Мәхмүди

2) Кемнең яки нәрсәнең дә булса фотосурәте; фоторәсем. Зиннәт инде фотоаппаратны гына түгел, хәтта үзе төшергән рәсемнәрне дә ап-ачык күрә. А.Шамов

Рәсем алдыру Рәсемгә, фотога төшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә