РӘНҖҮ ф. 1) Нәрсәне дә булса авыр кабул итү, хәтер калу, үпкәләү, җәберсенү. Газзәбану җаным, ахирәткәем, зинһар, тыңла сүземне, тик рәнҗи генә күрмә, яме. Г.Галиева. Алар үпкәли, рәнҗи белмиләр, алар тоташ изгелектән торалар... Г.Гыйльманов

2) Ризасызлык белдерү, килешмәү, күңеле каршы булу. Баштан ахырга кадәр Җәләйне күзәтеп утырган Хисамый: «Димәк, картның уенда нәрсәдер бар, ул бүген борчыла һәм рәнҗи булырга тиеш», – дигән фикергә килде. Н.Яһудин

Рәнҗеп алу Бераз гына рәнҗү. «Сиңа кәмит, безнең әткәй төсле Магаданга сөрелгән булсаң, хәзер мич авызы кебек буш яисә ясалма тешле авызыңны чәпелдәтеп утырыр идең», – дип рәнҗеп алды Әхсән Сакмаровның төпчек оланы. Т.Галиуллин

Рәнҗеп йөрү Озак кына рәнҗегән хәлдә булу. Аңа да Идмас Фәсхетдинов, бөтен акчамны алдап-йолдап алып бетерде, дип рәнҗеп йөрде. Ә.Хәсәнов. Мин укытучыма шактый вакыт рәнҗеп йөрсәм дә, соңыннан аның гаепсез икәнлеген аңладым. Я.Шәфыйков

Рәнҗеп калу Билгеле бер сәбәптән, вакыттан соң рәнҗегән хәлдә калу. Иртәнгә хәтле тормавы мөмкин аның. Актык минутында, врач килмәде, дип рәнҗеп калмасын инде. Г.Әпсәләмов. Урынбасарының теләге булса да, аны мунчага чакырмадылар. Ул тагын рәнҗеп калды. Р.Сәгъди

Рәнҗеп кую Көтмәгән җирдән рәнҗү. Мин моны кызык өчен генә эшләдем, рәнҗеп куймагыз тагы. Кызыл таң

Рәнҗеп тору Күпмедер вакыт рәнҗү. Ә син мең билет сатылган өчен рәнҗеп торасың... Ул күзле бүкәннәр сәхнәгә менеп рәхмәт тә әйтә белмәделәр... К.Кәримов

Рәнҗеп утыру сөйл. к. рәнҗеп тору. Сиңа рәнҗеп утырам, Сираҗетдин. Инешкә батканда, мин бит сиңа кулларымны суздым, Сирай. Д.Салихов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә