РӘНҖЕШ и. гар. 1) Хаксызга, урынсызга кимсетү, нахакка кыерсыту; җәбер-золым. Албастылардан кеше ясау ай-һай кыен, ә менә кеше албастыга әверелсен өчен, бер рәнҗеш тә җитә... Г.Гыйльманов. Хадим һәм кәнизәкләр әйттеләр: – Бу эшнең чарасын үзең яхшырак беләсең һәм бу рәнҗешнең дәвасын, имен дә син белерсең, – диделәр. Борынгы татар прозасы

2) Үзенә карата булган хаксызлыктан, урынсызга кимсетелүдән, кыерсытылулардан туган рәнҗү, ачыну, әрнү тойгысы, җәберсенү; үпкәләү, хәтер калу. Ул минем шаянлыкны белгәнгә, күмәчен алганга һич рәнҗеш күрсәтмәү өстенә, кайчакта миңа бирә торган өлешне арттырып бирә башлады. М.Гафури. Шаярганда да, аның йөзендә ниндидер олы сагыш, рәнҗеш галәмәтләре чагыла иде. Р.Батулла. Белеп яшә: Шакир абый рәнҗешләре дә ерак китмәс әле... Г.Галиева

Рәнҗеш төшү Кемне дә булса рәнҗеткән, кимсеткән кеше үзе берәр төрле бәла-казага, авырлыкка дучар булу. Павлик кызганыч... Ул миңа рәнҗеп үлгәндер... ул изге кеше иде, әллә аның рәнҗеше төште микән миңа? Д.Каюмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә