РӘНҖЕТҮ ф. Кемне дә булса кыерсыту, урынсызга кимсетү; хаксызлык күрсәтү, җәберләү. Юләр сөальнең хатын-кызны рәнҗетә, кимсетә торган ахмаклык, томаналык икәнлеген аңлады Сәет. Т.Галиуллин. Мине әнә шул рәнҗетә, атакай: һәр халык үз алласын күккә чөеп мактый, шуннан гына мәгънә эзли. М.Хәбибуллин Рәнҗетә башлау Рәнҗетергә тотыну. Салкын рәнҗетә башлагач, тәрәзәләргә күчкәннәр икән чәчәкләр: аларның үзләренең дә кыздан егеткә бүләк буласылары килгән. М.Хуҗин. Берәрсе рәнҗетә башласа, хәзер Касыймычка кереп әләкләде. Ф.Яхин Рәнҗетә бирү Һаман да рәнҗетү, рәнҗетүен дәвам итү Рәнҗетә төшү Тагы да рәнҗетү Рәнҗетә язу Чак кына рәнҗетми калу. Һәйбәт шаяру бит! Әмма аның бер хәле мине рәнҗетә язды. К.Нәҗми Рәнҗетеп йөрү Әле, хәзерге вакытта рәнҗетү; гел рәнҗетү. Тугыз сәгатькә бер телгә килә торган ике кәүсәле тере агач Искәндәр шаһны тирги: «Нишләп, мөстәкыйль илләрне яулап алып, бик күп халыкларны рәнҗетеп йөрисең?» – ди һәм тизрәк туган ягына кайтып китәргә киңәш итә. Ф.Урманче Рәнҗетеп килү Күптәннән, даими рәнҗетү. Каенананың ачуы һаман басылмый, киленен җәберли, нахакка рәнҗетеп килә. Кызыл таң Рәнҗетеп кую Кинәт, искәрмәстән рәнҗетү. Үз кызым булса, әйткәләр идем, чит-ят гаиләдән «очып» төшкән киленне я рәнҗетеп куярмын. К.Тимбикова Рәнҗетеп ташлау Кинәт, ялгыш рәнҗетү. Ә син шушында анаңны кыйнап, рәнҗетеп ташладың... Г.Гыйльманов Рәнҗетеп тору Гел, һәрвакыт рәнҗетү. Бер яктан караганда, аңлашыла да инде, әмма барыбер күңелне үртәп, җанны рәнҗетеп тора. Җ.Юныс. Нәкъ менә шушы ялгыз, ишек-тәрәзәләренә такта кадакланган өйләр авылга бер мескенлек өстәп, күңелне рәнҗетеп торалар шикелле. Безнең гәҗит |