РӘМЕЛ и. гар. 1) иск. Ташлар, ногытлар һ.б. ярдәмендә күрәзәләү, «ерактан күрү» ысулы. – И остаз әфәнде, безгә дә бер рәмел ачсаңыз булмасмы? – диде. К.Насыйри. Өс-башы ертык, аягы ялангач, бер кулында думбра, берсендә яулык белән төрелгән такта һәм вак рәмел ташлары – комалаклар иде. Г.Ибраһимов

2) әд. Шигъри үлчәмнең бер төре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә