РӘИС и. гар. 1) Кайбер учреждение, оешма, җәмгыять яки аларның бүлекләренең җитәкчесе; председатель. Чыңгыз Айтматов Казанга килгән һәм Татарстан Язучылар союзына кереп чыгасы икән, дигәч, рәис Гариф Ахунов, идарәгә Әмирхан ага Еники белән Сибгат абыйны китер дип, машина җибәрергә кушты. М.Хәбибуллин. 1901 елда туган Шаһишәрип Шәймиев (соңрак исеме Шәрип дип кыскартыла) – 25 ел колхоз йөген җигелеп тарткан данлыклы рәис. Ватаным Татарстан 2) Җыелышны, утырышны алып баручы, председатель. Шуннан соң рәис [утырышта] нинди эш каралачагын әйтеп үтә. Р.Батулла. Сүз алып сөйләүчеләрнең һәммәсе рәис фикерен бертавыштан хуплый, мәктәп өчен буш торган мәчет бинасын кулланырга кирәк, дигән тәкъдим кертә. Кызыл таң |