РӘЕШ и. фар. 1. Кеше арасына чыгу, бәйрәмчә киенү. Маһирә сугыш елларында күп кыенлыклар, кысанлыклар кичереп, артык-портык әйберләрен генә түгел, рәешкә асраган кием-салымын базарга илтсә дә, зәңгәр күлмәген бик кадерләп саклады. А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. Яхшыга, чистага киелә торган, кеше арасына чыкканда кулланылган. Мендәр-ястыкны ишеп төшерде дә сандыктан бабайның саклап кына кия торган рәеш киемнәрен алды. Р.Батулла. Өстенә һәр ел саен Бөек Җиңү көнендә генә кия торган, берничә орден-медале ялтырап торган рәеш костюмын, быел туган көненә бер туруны – оныгының малае алып биргән өр-яңа ак күлмәген кидерделәр. Ватаным Татарстан |