РӘВЕШТӘ бәйл. 1) Эш-хәрәкәтне, хәлне икенче берәр эш-хәрәкәткә, хәлгә охшату өчен кулланыла: кебек, шикелле, сыман. Аңарчы да эфирга чыгулар тәҗрибә рәвешендә булса да, рәсми телевидение тарихы шушы датадан башлана. Безнең гәҗит

2) Эш-гамәлнең үтәлеш үзенчәлеген бәяләп, аныклап килгән сүз белән кулланыла. Шартлы рәвештә әйткәндә, бу – конституцион закон инде. Р.Миңнуллин. Ул, демонстратив рәвештә ишекне бу яктан бикләп, ачкычын күтәрде. Р.Батулла. Әмма Русия рәсми рәвештә империя дип тик 1721 елда игълан ителә. М.Әхмәтҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә