РӘВЕШ и. фар. 1) Тышкы күренеш, кыяфәт, килеш-килбәт; форма. Керамика үзенең рәвеше һәм бизәлеше белән әүвәлге Идел Болгары җирләрендә һәм бигрәк тә Түбән Иделдә, Алтын Урда шәһәрләрендә киң таралган балчык савытларга нык охшаган. Р.Фәхреддинов. Бер үк рецепт белән басылган камырның ике рәвеше бөтенләй ике төрле тәмгә ия. Б.Хаков. Рептилияләр – күбесенчә ерткычлар: аларның конус рәвешендәге тешләре табышны эләктерү һәм тоту өчен хезмәт итә. Биология 2) Нинди дә булса эшне башкару үзенчәлеге, үтәү формасы, характеры. Кайвакыт Илаһи Күктән иңдерелгән алиһә рәвешендә чыгыш ясый. Ф.Урманче. Актанышлыларның киенү рәвеше аеруча ошады: кызлары да, егетләре дә аклы-каралы. Татарстан яшьләре 3) лингв. Эш-хәлнең билгесен яки билгенең билгесен белдерә, морфологик яктан төрләнми торган сүз төркеме. Бу ысул белән рәвеш ясалышында урын-ара килешләрдә килгән исемнәр, башка сүзләр һәм функциональ яктан рәвешләргә якын торган хәл фигыльләр катнаша. Ф.Хисамова |