РӘВА хәб. сүз фар. иск. 1. 1) Яраклы, ятышлы, начар түгел. Мәсәлән, голямалар мәҗлесе дип әйтәсе җирдә голяма мәҗлесенә дип әйтергә табигать рәва күрмидер, чөнки мондаен кәлимәләр тәмам үз сүзебезгә әйләнеп беткәндер. К.Насыйри 2) Ярый, мөмкин. И падишаһ, хатын сүзенә оеп, шаһзадәне үтермәк рәва түгелдер. М.Гайнетдин 2. с. мәгъ. Хәләл, тыелмаган. Тәрәзә төпкәем рәва җимеш, Рәва җимеш хәләл, имеш. Рәва җимеш хәләл, имеш, Хәләл җефтең булам, ди, имеш. Ә.Еники |