РА’ШПИЛЬ и. нем. Эре сырлы игәү. Әмма [кара туры атны дагалау өчен] арт аякларга, рашпиль тотып, әле берәүнең дә үрелгәне юк иде. М.Мәһдиев. Өйдә аяк астына салып тапта, муенын рашпиль игәве белән ышкы, кәҗә маен чыгар, ә инде кеше алдында күккә чөй, табын, зурла, шул чакта аны да кеше итәрсең, үзең дә яхшы хатын булырсың. Ф.Садриев |