РАЦИОНАЛИСТ и. рус 1. 1) Рационализм тарафдары. --- милләттәшләрем арасында ике чын әдип йитешә: берсе – хәссас, атәшле милләтпәрвәр идеалист вә романтик Гаяз, икенчесе – гасаби тешләүчән, милләтне чеметеп сөя торган рационалист вә реалист – Фатих. Г.Сәгъди 2) Акылга муафикъ гамәлләр генә кылучы, акылга нигезләнеп, уйлап эш итүче кеше. «Хаҗнамә»нең авторы, ерак сәфәргә юнәлеп, үзен чын рационалист, юлда очраган хәлләр турында нык уйланучы, акыл бизмәне аша уздырып фикер йөртүче, аңларга тырышучы шәхес буларак күз алдына баса. Фән һәм тел 2. с. мәгъ. Акылга муафикъ гамәлләр генә кылган, акылга нигезләнгән, уйлап кына эш йөртә торган. Юк, ул андый кеше түгел, салкын рационалист кеше ул, намус аның өчен абстракт төшенчә генә. Ә.Еники |