РАЦИОНАЛИЗМ и. лат. филос. 1) Фикерләүнең тормыш тәҗрибәсенә бәйләнешен инкяр итеп, дөньяны танып белүнең бердәнбер чыганагы акыл, дип саный торган идеалистик фәлсәфи юнәлеш

2) Кеше акылы чиктән тыш көчле, чынбарлыкны тулысынча танып белеп була, дигән фәлсәфи караш; шул карашта торган әдәби агым. «Яшь хатын» пьесасына карата галим Һ.Мәхмүтов бәяләмәсе: «1907 елда басылган бу әсәрдә мәгърифәтчелек идеяләре, рационализм өстенлек итүе бик табигый...» Эхо веков

3) күч. кит. Тормышта эмоцияләр катыштырмыйча, акыл белән, нык уйлап кына эш итүчәнлек. Безнең тамырлардан аккан сөмсез агуга шигырьләр дару була алырмы? Тик рационализмны, прагматизмны байрак иткән бәндәләр шигырь укымый шул. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә