РАЦИОНАЛИЗА’ЦИЯ и. лат. Эшне аеруча нәтиҗәле, максатка ярашлы итеп оештыру; эш процессын, эш коралларын, эшчәнлекне яхшырту, җитештерүчәнрәк итү, тизләтү, камилләштерү чаралары җыелмасы. – Иптәш Хәсәнев, – диде председатель, – заводның атаклы стахановчысы, ул үзенең эш коралларына рационализация ясады. А.Алиш |