РАЦИОНАЛИЗА’ТОР и. лат. Җитештерү процессын рациональләштерүче, рационализация өчен чара күрүче, тәкъдим кертүче. Рәнис: «Үзеңнең нәрсә майтарганың бар соң синең, рационализатор кисәге!» – дип җавап кайтармакчы булган иде дә, яхшысынмады. Җ.Дәрзаман. Татарстанның атказанган агрономы, җир эшкәртү машиналарын сынаучы галим, рационализатор, безнең Байлангар авылы кияве Сабир Шәйхетдинов кырчылыкта югары үрләр яулады. Т.Нәҗмиев |