РАХИТЛЫ и. Рахит авырулы, рахит белән авырган. Бала табу йортында калдырып чыгармын. Намуслы, вөҗданлы Вильдан белән Наиләнең оныгы шешә имеп үсәр. Олы корсаклы, кәкре аяклы, нечкә муенлы рахитлы бала булыр. Ф.Яруллин. Бөтен балаларыгыз да рахитлымы, әллә монысы гынамы? И.Иванов |