РА’УНД и. ингл. спорт 1) Бокс ярышында бер алышу дәвам иткән, гадәттә өч минутлык вакыт аралыгы. Рушан чак кына нокаутка егылмый калды, ярый әле, гонг коткарды: беренче раунд тәмамланган иде. Р.Мирхәйдәров

2) күч. Берәр эш-процессның чагыштырмача мөстәкыйль этабы, аерым кисәге, өлеше. – Икенче раунд сөйләшүләр туганнарча дуслык шартларында башлана, – дип җил-җил килде ул [Фәррах]. М.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә