РАУЗА и. гар. иск. 1) Гөл бакчасы, бакча, чәчәклек. Инде бу дәфга рауза хисабы күп артмаса да, ләкин һәрбер раузада ничә-ничә нәфис җимешле агачлар утырттым. К.Насыйри. Торса ул яд иттереп җәннәт сарае раузасын. Г.Тукай 2) Бүлек, бүлекчә (китапта). Дүртенче рауза. Гыйлем. Хикмәт. Әдәп. Китабәт. К.Насыйри 3) диал. Роза чәчәге. Монысы – рауза чүпләме. Якты, зиһенле сурәт, әйеме? Монысы – канәфер чүпләме. Бөгелешләренә игътибар ит! А.Хәлим |