РАСЧЁТ II и. рус хәрби Сугыш коралына (пулемёт, туп, миномёт һ.б.) хезмәт күрсәтүче яки хәрби техникада хезмәт итүче гаскәриләр төркеме. --- әгәр сораса, гвардия капитаны Ермилов та, расчёт командиры өлкән сержант Степашкин да каршы килмәсләр иде. Г.Әпсәләмов. Эх, молодец җиденче расчёт, дүртенче танкны да яндырды. Х.Камалов. Немецларның сигезенче атакасын кире кайтарганда, бер сугышчы Миргәйгә беренче пулемёт расчёты командирының яралануын әйтә. В.Казыйханов

Расчёт алу Эштән китү. Судтан соң ук ул [Вәли] үз-үзенә урын таба алмады. Расчёт алып, районнан ук китеп барды. М.Хәсәнов. Хәтта эшеннән расчёт алып тормый ул, хатыны аша эштән үз теләге белән китүе турында гариза гына җибәрә. Ватаным Татарстан. Расчёт бирү Эштән чыгару, эштән азат итү. Бай хәзер инде сине расчёт биреп чыгарып җибәрәчәк. Г.Камал. Гәрәй аңа расчёт бирә икән, аның бер дә исе китми, менә дигән забойщик ич ул. Ш.Камал. Забастовщикларның барысына да расчёт бирәбез. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә